21 февраль көнне гимназиядә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышынды Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, күптән көтелгән строй һәм җырлар смотры узды.
Бу чара стройда әзерләнү һәм музыкаль башкару күнекмәләрен күрсәтеп кенә калмады, ә коллективны туплауга һәм укучылар арасында дуслыкны ныгытуга да ярдәм итте.
Конкурска әзерлек вакыйгага берничә атна кала башланды. Һәр сыйныфка җыр сайларга, строевой адым әзерләргә мөмкинлек бирелде. Конкурс берничә этаптан торды: рапорт бирү, стройга әзерлек, җыр башкару.
Барлык сыйныф укучылары матур, эмоциональ һәм лаеклы чыгыш ясадылар, үзләренең сәләтләрен, Ватанга мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Һәркем үзенең иң уңай сыйфатларны күрсәтергә тырышты – максатчанлык, җаваплылык, командада бергәләп эшләү, боерыкларны үтәү, сафта атлау, шулай ук строй җырларын башкару.
Отрядлар җырлап үткәндә, барысын да Ватаныбыз өчен горурлык хисләре биләп алды.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев