Гимназиядә булачак палеонтологлар укый
Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Югары Ослан гимназиясенең 2 нче сыйныф укучылары өчен фәнни-технологик үсеш елына багышланган «Крокодил Генаның борынгы туганнары» дип аталган палеонтологлар семинары үткәрделәр.
Китапханәче малайлар һәм кызлар белән ерак үткәнгә, динозаврлар белән очрашуга китте. Балалар уен формасында безнең планетада кайчандыр яшәгән иң зур җан ияләре белән таныштылар. Аларның кешеләр өчен куркыныч булмавын, ә бары тик үсемлекләр белән генә тукланучы тыныч динозаврлар булуын белделәр. Яшь булачак галимнәрне иң эре динозаврларның берсе –диплодок - озынлыгы 35 метр, ә авырлыгы - 30 тонна, пластин төсен үзгәртүче стегозавр, озын камаразавр, әкияти аҗдаһага охшаган спинозавр һәм башка хайваннар кызыксындырды.
Балалар рәхәтләнеп танып белү уеннарында катнаштылар: пазллар җыйдылар, «Артыгын алып куй», «Ерак туганнар» уеннарын уйнадылар һәм «Суда кем яши?» кроссвордын чиштеләр. Чара азагында балалар «Динозавр тавы» дигән тематик мультфильм карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев