Югары Ослан район китапханәсендә вакытлы басмалар күргәзмәсе ачылды
Интернет белән һәркем файдалана алырлык булуга карамастан, газета һәм журналлар укучылар игътибарында булып кала.
1994 елдан башлап Россия Федерациясендә 3 майда билгеләп үтелә торган Бөтендөнья матбугат иреге көненә үзәк район китапханәсендә «Газета патшалыгында, журнал дәүләтендә» дигән күргәзмә әзерләнгән, анда вакытлы басмалар – укучыларга газета һәм журналлар тәкъдим ителгән.
Безнең заманча тормышыбызны газета-журналлардан башка күз алдына да китереп булмый. Бүген телевидениенең, Интернетның бик тиз үсүенә карамастан, вакытлы матбугат саны дистәләгән мең белән үлчәнә. Басма сүзнең үзенең зур аудиториясе бар.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев