Гаиләм – минем байлыгым
Югары Ослан. Татарча

Гаиләм – минем байлыгым

Гаилә - һәр кеше тормышында булган иң кадерле, иң мөһим кыйммәтләрнең берсе булып тора. Гаилә – ул безнең якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, яраткан кешеләребез.

Без гаиләдә өлкәннәрдән үрнәк алабыз, бер-беребезне кайгыртабыз, яхшылык һәм бәхет телибез. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәткә, җаваплылыкка, кайгыртуга һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 

Вахит авыл китапханәсендә РФ Гаилә елы кысаларында “Гаиләм - минем байлыгым” дип исемләнгән балалар иҗат күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә балалар әти-әниләре белән бергәләп ясаган рәсемнәрне тәкъдим иттеләр. Һәр рәсем асылда уникаль - ул баланың гаиләсенә, аның эчендә үзара мөнәсәбәтләренә карашы. Барлык эшләр дә туганнарына мәхәббәт һәм якыннарына горурлык хисләре белән сугарылган. Әлеге күргәзмә һәркемгә уңай хис-кичерешләр тупларга, мәхәббәткә, шатлыкка һәм якыннарына кайгыртуга омтылыш тудырырга ярдәм итә.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев