Гаилә тормышы юбилярлары
11 нче июльдә Югары Ослан муниципаль районының Макыл авыл җирлегендә гаилә тормышы юбилярлары- Хәсәновлар Ринат Касыйм улы һәм Нина Михайловнаны хөрмәтләү тантанасы булып узды. Алар инде 50 ел бергә, балалары һәм оныкларына үрнәк күрсәтеп, гомер иткән парлар.
"Алтын" туй - ул ир белән хатын өчен генә түгел, ә аларның балалары, оныклары һәм якын дуслары өчен гадәттән тыш матур көн дә. Бергәләп узган еллар - ул 50 ел дәвамында ике якын кешенең уртак хезмәте нәтиҗәсе. Хәсәновлар гаиләсе авыл халкы арасында ихтирамга лаек һәм яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.
Уртак тормышның 50 еллыгы уңаеннан Хәсәновлар гаиләсе «Районның гаилә тормышында мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, игелек, тынычлык һәм озак еллар бергә бәхетле гомер теләп, Югары Ослан район башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар адресына Макыл авыл мәдәният йорты мөдире Ольга Родионова, Татар Макылы китапханәсе мөдире Мәдинә Хисамова, беренчел ветераннар оешмасы рәисе Надежда Першина җылы сүзләр, изге теләкләр теләп истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев