Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Эш визиты белән районга Илдар Гыйльметдинов килде

«Бердәм РОССИЯ» партиясенең Югары Ослан җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә 8 нче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.

Мәйдан авыл җирлегендәге Көнчыгыш Йолдыз һәм Тәмте урманчылыгының торак пунктларына кадәр каты өслекле юл төзү,  Макыл һәм Макыл авыл җирлегендәге торак пунктларда күперләрнең авария хәлендә булуы турында мөрәҗәгать итте Югары Ослан районы халкы депутатка.

"Кагыйдә буларак, депутатка төрле тормыш проблемалары булган кешеләр килә. Без барлык мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Кайсы бер мәсьәләләр берьюлы хәл ителә, башкаларын эшкә алабыз, чөнки тиешле структураларның өстәмә аңлатмалары кирәк. Җавапсыз калган бер генә мөрәҗәгать тә юк. Бу бик мөһим», - диде Илдар Гыйльметдинов.

«Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү алдыннан депутат Югары Ослан муниципаль районы Советы утырышында катнашты, анда ул Дәүләт Думасында кабул ителгән актуаль законнар һәм закон проектлары турында чыгыш ясады.

 

фото Югары Ослан районы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ильдар гильмутдинов рабочий визит Депутат Госдумы РФ