Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Ел саен 9 декабрьдә илебез Геройлар көнен билгеләп үтә

Бу мөһим көнне Югары Осланның «Салават күпере” балалар бакчасында «Геройлар көне»нә багышланган чара булып узды.

Аның максаты - балаларда патриотлык, сугышчыларга, Ватанны саклаучыларга карата горурлык хисләре тәрбияләү.

«9 декабрь - Ватан Геройлары көне» презентациясен караганнан соң, балалар истәлекле датаның тарихы белән таныштылар, эзләнү хәрәкәтләренең төп бурычы, онытылган геройларның исемнәрен кайтаруның җиңел булмавы турында белделәр.

“Мәдәниятлар диалогы” музее директоры А.М.Решетованың тематик әңгәмәсеннән балалар Ватан геройларының кемнәр икәнлеге, геройларга нинди Дәүләт бүләкләре булуы, үткән һәм хәзерге заман геройлары турында белделәр. Балалар китаплардагы һәм сюжетлы рәсемнәрдәге иллюстрацияләрне зур кызыксыну белән карадылар. 

Балалар бакчасында балаларны Ватанны саклаучыларга карата горурлык һәм ихтирам рухында тәрбиялиләр. Геройларның шәхси батырлык, чыдамлык һәм фидакарьлеккә әзерлек күрсәткән кешеләр икәнен төшендерәләр.

Шулай ук яклаучыларыбыз белән горурланырга, аларга карата хөрмәт булырга һәм аларның һәркайсы үз тормышында Герой була алуын ассызыклап үтәләр.

Бу көн кыенлыкларны җиңәргә һәм теләсә нинди сынауларга каршы торырга ярдәм итә торган батырлык һәм рух көче турында һәрвакыт искә төшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев