Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

#ЭКОВЕСНА конкурсы бара

Кулланышта булган төрле-төрле әйберләр иҗат итү өчен иң уңай, иң киң таралган материалларның берсе. Аларны һәрвакыт табарга мөмкин. Ул әйберләр кул астында, аны сатып алырга кирәкми.

Без бик күп санда пластик шешәләр, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, азык-төлек упаковкалары, төрле тартмалар, торбалар, шешә бөкеләре һәм башкаларны чүплеккә ыргытабыз. Иҗатларында кулланышта булган кирәксез әйберләрне  кулланып, тәрбиячеләр балалар белән чын сәнгать әсәрләрен эшлиләр, шул ук вакытта фантазияне, вак моториканы үстерәләр. 

#ЭКОВЕСНА республика конкурсы кысаларында Түбән Ослан балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре аппликацияләр ясадылар. Бу балалар өчен бик файдалы шөгыль, чөнки клей һәм кайчы белән эшләргә, шулай ук тагын да түземле, тырыш булырга өйрәнергә мөмкинлек бирә. Балаларга апликацияләр ясау өчен гадәти газета кирәк булды. Газета - ул мәгълүмат чыганагы гына түгел, бик яхшы материал да. Аның белән эшләү бик гади һәм җиңел. Аны  тик кисеп алып, детальләрне билгеле бер фонга салу һәм ябыштыру кирәк һәм матур эт-бульдог килеп чыкты. Иҗат итегез һәм сезнең барысы да килеп чыгачак дигән нәтиҗәгә килделәр балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев