Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Дуслар, салкыннарда үзегезне саклагыз, җылырак киенегез!

Татарстанда бу атна ахырына кадәр синоптиклар -30 га кадәр салкыннар вәгъдә итә!

 

Көчле салкыннарда һава торышына карап киенергә кирәк: җылы кием, башлык, перчатка һәм җылы аяк киеме. Иң мөһиме - аяк киеменә игътибар итү! Ул кысан булырга тиеш түгел, нормаль кан әйләнеше тәэмин итүе мөһим. Йон оекбаш кияргә онытмагыз! 

Шулай ук салкынга чыгар алдыннан һәм урамда булганда алкоголь кулланмаска кирәк, чөнки ул салкынга сизгерлекне киметә һәм өшү куркынычын арттыра.

Өшүне булдырмас өчен тиренең торышын күзәтеп тору мөһим, даими рәвештә дымландыргыч кремнар кулланырга кирәк.

Дөрес туклану турында да онытырга ярамый, чөнки кайнар ризык һәм эчемлекләр организмда җылылыкны сакларга ярдәм итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев