Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Дилбәр Мәгъсүмов : «Минем өчен тормышта иң мөһиме-гаиләнең канәгать булуы»

Югары Ослан районында тормыш итеп яшәүче Дилбәр Әгъзам улы Мәгъсүмовка күптән түгел 80 яшь тулды.

Дилбәр абый белән әңгәмәне без район мәдәният йортында үткәрдек, анда ул сәхнәдәшләре белән репетициягә килгән иде.

 - Мин Арча районы, ямьле табигатьле Яңа Кенәр авылында тудым, балачак елларымны шунда үткәрдем. 10нчы сыйныфны тәмамлап, авылда эш булмау сәбәпле, үзем теләп Казахстанга киттем, тимер юлына депога эшкә урнаштым. Шуннан армия сафларына киттем, Украинада пехота гаскәрләрендә хезмәт иттем, - дип сөйләшүебезне башлады Дилбәр абый.

Армиядән Дилбәр Мәгъсүмов туган авылына кайта һәм шофер булып эшли башлый. Бер ел чамасы эшләгәннән соң, яшь егетнең укырга керергә нияте туа һәм Казан ветеринария институтына укырга кергә. Укыган вакытта булачак тормыш иптәше, Яшел Үзән районында үскән чибәр кыз Лилия белән таныша. Укып бетереп, кулларына диплом алганнан соң, Яңа Кенәр авылына кайтып, гөрләтеп, матур, зур туй уздыралар. 1978нче елның гыйнвар аенда яшь Мәгъсүмовлар гаиләсе министрлык бүленеше буенча Югары Ослан районына эшкә җибәреләләр. Шулай итеп яңа җирдә, яңа кешеләр, яңа тормыш башланып китә. Тормыш сынауларын җиңеп, авырлыкларга баш имичә, булганына шөкер итеп яши башлыйлар алар. Дилбәр Мәгъсүмовны ветеринария лабораториясе директоры итеп билгелиләр.

- Лаборатория төзелеп бетмәгән иде әле, Петр Иванович Микрюков белән аны төзеп бетереп шуннан эшли башладым инде, - дип искә ала Дилбәр абый. – Шулай ук врач бактериолог та идем әле мин, гомер совхозларда үтте инде. Ул елларда районда эре мөгезле терлек совхозларда гына түгел, шәхси хуҗалыкларда да күп иде. Колхозлар таркалгач, ул кетүләр дә тора-бара юкка чыкты, - дип күңелсезләнеп куйды Дилбәр Мәгъсүмов. Менә шундый тормышны яратучы, дөньяга гел елмаеп караучы, авырлыкларны үзенең рухи хәләте белән җиңә белүче, алтынга тиң сабырлык һәм миһербанлык сыйфатларын үзендә саклаган Дилбәр абый ул.

«Иделкәй» ансамбленә ничек килеп эләктегез?, - дигән соравымнан соң, Дилбәр абыйның кәефе күтәрелеп китте.

- Иң беренче булып сәхнә адымнарымны мин Флера апа Муллахметованың «Тамырлар» сәнгать коллективында башладым. Аннары шома гына “Иделкәйгә” күчтек. Параллель рәвештә ветераннар хорында чыгыш ясый идем. Гомумән, мин 30 ел сәхнәдә, ләкин чыгыш алдыннан бик дулкынланам, каушыйм. Һәр чыгыштан соң килгән рәхәтлекне соңыннан гына аңлыйсың, мин әле булдырам, дисең.

Безнең әңгәмәбезгә “Иделкәй” ансамбленең җитәкчесе кушыла. – Дилбәр Әгъзамович безнең “Иделкәй” төркеменең иң олы, иң акыллы, тыйнак, сабыр кешеләрнең берсе. Ул безнең сәхнә ветераны дип мин аны горурланып әйтә алам. Чөнки ул сәхнәдә 30 ел. Нинди катлаулы авырудан соң да, ул кабат сәхнәгә әйләнеп кайтты. Концертлар вакытында да, берәр авылга барырга туры килгәндә дә, мин беренче булып аңа шалтыратып киңәш сорыйм. Ул үзенең акыллы, төпле киңәшләрен бирә, - ди тавышында дулгынлану кичереп Илсояр Мөхетдинова.

Бүгенге көндә юбиляр үзен бик бәхетле дип саный. - Нәрсәгә тотынсам да, булдырдым дип уйлыйм, - ди ул әкрен генә елмаеп. Чыннан да, Дилбәр абыйның бәхете һәрвакыт янында. Тормыш иптәше Лилия апа белән матур, акыллы кызлар тәрбияләп үстерделәр, икесенә дә югары белем биреп, тормышлы иттеләр. Хәзергесе вакытта оныклар белән мәш килеп, аларның бәхетле сабый чакларына сөенеп гомер итәләр алар. Акыллы киңәшләрен, миһербанлылык, гаделлек, изгелек кебек сыйфатларны аларга да бирергә тырышалар.  Ходай аларга үзенең мәрхәмәтен күрсәтеп, саулык-сәламәтлек, озын гомер, шатлыклы мизгелләр, балалар һәм оныклар куанычы, мул көннәр, тынычлык насыйп итсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбиляр Люди села Люди труда

2
X