Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Диана Салихҗанова: «Бер куянның авырлыгы 13 килога җитә»

Югары Ослан район үзәгендә яшәүче Диана һәм Евгений зур йорт куяннары асрый. Бүген куяннарның баш саны 100гә җиткән. Диана Салихҗанова сөйләвенә караганда, алар бик нәзберек. Чирләп китсәләр, токымнары белән авырыйлар икән.

Ә аларны дәвалау бик читен. Куяннарның авырлыклары 8 килограммнан алып 13кә чаклы җитә икән. Икенче шаккатырган нәрсә – куяннарның уналтышар бала китерүе.

— Иремнең гаиләсе куяннар үрчетү белән бик күптәннән шөгыльләнә. Ул вакытта токымнарга әллә ни игьтибар бирмәгәннәр, авылда кем куян тота, шуларга алып барып аталандырганнар. Соңгы ике елда без ирем белән токымлы куяннар үрчетүгә күчтек. "Калифорния", "Ризен" токымлы куяннар сатып алдык. Шундый кызыклы факт, алар бары тик бер кешегә генә ияләшә. Читлекләре янына килсәм, миңа 3 куян чабып килә. Ә иремә бөтенесе дә, әмма араларыннан бик якыны бар, менә ул иремә азык савытларын китереп бирә. Янәсе, аңа булыша. Куян итен сораучылар бар, әмма күбесенчә үзебезнең гаилә өчен асрыйбыз. Диетик ризык, кандагы шикәрне киметә, файдасы бар. Чиста ите биш килограммнан артып китә ди. Бавыры да бик зур була. Тәме тавык итенекенә охшаган. Җәй көне иттән шашлык ясап та сыйландык.

- Аларга нәрсә ашатасыз? - дип кызыксынам.
- Иртән катнаш ризык бирәбез. Бер куянга 300әр грамм катнаш ризык кирәк. Кишер, кәбестә, чөгендер, бәрәңгене яратып ашыйлар. Аларны без күп итеп утыртабыз. Кич белән алларына арпа куябыз. Җәй көне люцерна, печән дә ашаттык. Үзара бик дус яшиләр, тыныч холыклылар. Балалар вакытлары җиткәч, ана куян аларга читлек чатында аерым урын әзерли башлый. Печәнне шунда ташып куя, бик хәстәрле, кайгыртучан алар, - ди Диана.

Диана Салихҗановадан киңәшләр
Куянны колакларыннан тотарга ярамый.
Һәрдаим чи яшелчә ашатырга ярамый. Кәбестә генә бирсәң дә, куянның эче китәргә мөмкин.
Атнага бер көн печән бирү файдалы. Комбиазык ашаган куяннар тиз симерә, ләкин андыйлар нәсел дәвам итәр өчен сыйфатсыз була.
Бер анадан туган куян балаларын кушылдырырга ярамый, бу нәселдәнлеккә начар тәэсир итә.
Куяннарга 45 көндә беренче вакцина ясатырга кирәк.
Куяннарны каплатканда, ата территориясенә ана куянны кертсәң яхшырак. Ата куян үз оясында үзен иркенрәк хис итә. Җәй көне эссе булганга – төнлә каплату, ә кыш көне, киресенчә, көндез каплату уңышлы санала. Куянга, бәбиләсен өчен, 15 градус җылы җитә. Ул елына дүрт-биш тапкыр бәбили, чагыштырмача тиз үрчи. Берьюлы җиде-сигез куян баласы тудыра.
Нәсел өчен калдыра торган куяннар күбрәк сөт имәргә, нык булырга тиеш.
Куянның көндәлек рационында бодай, печән, кишер, бәрәңге,чамасы белән кәбестә булса яхшы.

 

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/avyil/diana-salikhanova-ber-kuyanny-avyrlygy-13-kiloga-it

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лпх кролики