Кичә, Россия Федерациясенең һава-десант гаскәрләре көнендә, район ветераннарының сугышчан бергәлеге җитәкчесе Сергей Плеханов җитәкчелегендәге десантчылар Югары Ослан районы Мәдәният йорты каршындагы «Мәдәниятләр диалогы» музеенда булдылар.
Музей җитәкчесе Анжелика Решетова үткәннәргә мавыктыргыч экскурсия үткәрде - Әфганстан, Чечня, Таҗикстан һәм башкалар турында. Шулай ук бүген МХОда булган якташларыбыз, аларның батырлыгы турында сөйләде, фотокүргәзмә белән таныштырды.
Кунаклар музей экспонатларын зур кызыксыну белән карадылар, игътибар белән Анжелика Маэмун кызын тыңладылар, аның тырыш хезмәтенә уңай бәя бирделәр һәм үзләренең ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев