Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов Введенка Бистәсе мәктәбендә дәрес үткәрде

«Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» темасына хокук белеме буенча дәрестә актив катнашты һәм балаларга үзенең иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлеге турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде.

Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов Югары Ослан районы Введенка Бистәсе мәктәбендә булды.

Владимир Владимирович укучыларның бик актив булуларын, аларны чын күңелдән тыңлауларын һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирүләрен билгеләп үтте.

Мондый очрашулар бик кирәк, ике як өчен дә файдалы һәм балалар гомер буе истә калырлык.

Мондый  очрашу дәресләре  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча уздырыла һәм төрле дәрәҗәдәге депутатлар катнашында районның барлык мәгариф учреждениеләрендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: образование Депутат - детям