Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Чернобыль - ул кабатланырга тиеш түгел

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында Халыкара радиация аварияләре һәм һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә “Чернобыль - ул кабатланырга тиеш түгел” дигән белешмә сәгате үткәрелде.

Чара клуб мөдире Алефтина Саттарова  атом энергетикасы, безнең тормышыбызда атомның әһәмияте, шулай ук Чернобыль АЭС һәм Припять шәһәре тарихын кыскача сөйләп китте. 

Алга таба сүз узган гасырның иң зур фаҗигасе - 50 тоннадан артык очучан радиоактив матдәләрне һавага чыгарган шартлау хронологиясе, аның кешеләргә, әйләнә-тирә мохиткә нәтиҗәләре турында барды. Катнашучылар электр станциясе хезмәткәрләренең, янгын сүндерүчеләрнең, вертолёт пилотларының, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан хәрби хезмәткәрләрнең героизмы һәм батырлыгы турында дулкынланып тыңладылар. Ул еллардагы вакыйгаларга кайту, чит бәла-казаны йөрәгеңә якын алуга өйрәнү, әйләнә-тирә өчен җаваплылык тәрбияләү, бу чараларның бурычы булып тора да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев