Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Чәй эчәбезме?

Бер генә чын татар да мондый тәкъдимнән баш тартмаячак, чөнки татарларның чәйгә мәхәббәте каннарына сенгән.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренә татар гореф-гадәтләре буенча чәй эчәргә кунакка чакыралар.  

Мәдәният йортына кунакка Югары Ослан гимназиясе укучылары да килгән иде. Балалар татар чәенең социаль күренеш буларак барлыкка килү тарихын тыңладылар, танып-белү презентациясен карадылар, татарларның чәй эчү гадәтен башка халыклардан һәм илләрдән нәрсә белән аерылуын белделәр.

Алга таба балалар дөрес итеп татар чәен кайнату этаплары буенча белемнәрен алдылар: чәйне ничек пешерәләр һәм аңа нинди тәмләткечләр өстиләр, кайчан һәм нинди күләмнәрдә эчәләр. Чәй тарихына кызыклы сәяхәт һәм чәй әзерләүнең яңа рецептлары балаларда зур кызыксыну уятты. Тәмле милли ризыклар белән сыйланып һәм күңелле әңгәмә корып алар сөтле һәм сөтсез чәй, үләнле чәй, җимешле чәй, төрле кайнатмалар белән чәйдән авыз иттеләр.  

Татар чәе әзерләү рецептлары күп. Һәр эчемлек уникаль. Чәйгә сөт һәм җиләк-җимеш салып, сөт өсте, үләннәр һәм башка компонентлар өстәп ясалган экспериментлар уңышлы чыкты. Балалар күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар, алар ярдәмендә үзләренең яңа белемнәрен  якыннары һәм дуслары белән уртаклаша алалар. 

Мәдәният хезмәткәрләре үзләренә алдан язу буенча чәйгә чакыралар, бик теләп татарларның чәй эчү серләре белән уртаклашачаклар.

Чәй - тән өчен азык кына түгел, җан өчен бәлзәм дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев