...
Булачак әниләр өчен “Аистенок” клубы эше кысаларында Югары Ослан үзәк хастаханәсе базасында чираттагы дәрес узды.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре булачак әниләренә мәгълүмат бирде:
-балалар кирәк-яраклары бүләк комплектын алу мөмкинлеге турында
-нинди категориядәге халыкның комплект алырга хокукы бар
-моның өчен нинди документлар тапшырырга кирәк
Чараны оештыручылар катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Һәр катнашучыга "Яңа туган балалар өчен бүләк тартмасы" мәгълүмати белешмәсе тапшырылды.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев