Бүген Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә
Россия Федерациясе Конституциясе көнен бәйрәм итү алдыннан район мәдәният йорты каршындагы Мәдәниятләр диалогы музеенда Югары Ослан урта мәктәбе укучылары өчен «Россия Федерациясе Конституциясе көне» музей дәресе узды.
Музей җитәкчесе Анжелика Решетова балаларны Россиянең төп законы белән таныштырды, дәүләт символлары буенча белемнәрен ныгытты. Мөмкин һәм Ярамый дәүләтләре турында риваять балаларда зур кызыксыну уятты һәм алар ни өчен яңа Канун дәүләте төзелгәнен игътибар белән тыңладылар.
Укучыларга Конституцияне әкиятләрдә куллану мөмкинлеге туды, бу бурычны тырышып үтәделәр.
Әлеге чарада укучылар Конституция, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында белемнәрен арттырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев