Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бүген автомобильчеләр көне

Барлык автомобильчеләрне котлыйбыз. Юлларда исән - имин йөрүегезне телибез.

Машинагыз нинди төстә? Ә сез белә идегезме тимер атның төсе аның хуҗасының холкын сиздерә икәнлеген? Тикшереп карыйк әле, туры киләме икән.
Ак. Тыныч холыклы, юлда үзен сак тотучы кешеләр бу төсне сайлый. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырыша.
Кызыл. Кызыл төстәге машинаны башкалардан аерылып торырга, игътибар үзәгендә булырга теләүчеләр сайлый.
Яшел. Актив, аралашырга яратучы кешеләр машинасы.
Зәңгәр. Зәңгәр төс тыныч холыклы кешеләргә хас.
Сары. Кәефне күтәрә, оптимизм бирә. Кояш төсе хуҗасына юмартлык, рухи яктан җылылык бүләк итә.
Көлсу, көмешсу яки металл төсе. Болар - нейтраль төсләр, шунлыктан иң популярлы. Анда пычрак та бик күренми. Мондый төскә өстенлек бирүчеләр акыл белән эш йөртә, эмоцияләргә бирелми.
Кара. Мондый төстәге машина хуҗасының уңышка ирешүен күрсәтә. Кара төстәге машинаны үзенең социаль дәрәҗәсе югары булуын күрсәтергә теләүчеләр ала. Кешеләр дә аны шулай кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автомобилисты