Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бәрәңге кайчан өлгерә һәм нәрсә ярата

Югары осланлылар өчен бәрәңге уңышын әйбәт алу өчен файдалы киңәшләр.

Тишелеп чыккач, соң өлгерә торган сортларның -  30 көннән, иртә өлгерә торганының 15 көннән үк яшь бәрәңгеләре формалаша башлый. Чәчәк атканнан соң, якынча ике атнадан яшь бәрәңге сизелерлек үсә, бу вакытта сабагын йолкымыйча гына казып карарга мөмкин.

Бәрәңге төбен өйгәнне ярата. Бәрәңге көпшәк, җиңел туфракны ярата. Каты туфракта бәрәңге вак һәм формасыз булып үсә. Бәрәңгенең төбен өч тапкыр өю уңышны арттырырга ярдәм итә. Беренче тапкыр 13-15 см үскәч өяләр. Кайчак аның шулай үсүен көтеп тә торып булмый. Гадәттә, бәрәңгене май башында утырталар. Июньгә кадәр язгы кыраулар куркынычы саклана. Кыраулардан саклау өчен яшь шытымнарны туфрак белән күмдереп торырга кирәк. Икенче тапкыр бу эшне 2-3 атнадан, ягъни бәрәңге чәчәк атканчы эшләргә кирәк.

Сабагы нык үсеп китеп, арасына кереп булмаганда, шуның белән тукталырга  да ярый. Әмма күп вакыт өченче тапкыр төбен өю зарурлыгы кала. Иң яхшысы - бакчага яңгырдан яки су сипкәннән соң чыгу. Чөнки төбендәге дымлы туфрак өстәмә тамырлар җибәрүгә этәргеч бирә. Нәтиҗәдә уңыш күпкә артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр