Яңа Юл, Бакча Сарай, Вахитов авыл клублары җитәкчеләре, "Иделкәй" вокаль коллективы, Алинә Сәлахова Брек авылында яшәүчеләргә концерт программасы оештырып, бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.
Кичә, 14 августта, кечкенә Брек авылында яшәүчеләр өчен вакыйга булды. Бәйрәм концерты белән районның татар иҗат коллективлары килде. "Иделкәй" вокаль ансамбле, Асия Фәйзулова, Гөлназ Фәттахова, Сәрия Ефимова, Алинә Сәлахова тамашачыларга җырлар, шигырьләр, бәетләр һәм мөнәҗәтләр бүләк иттеләр.
Брек халкы артистларга чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм мондый очрашуны традициягә кертергә теләде.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев