Бөтенроссия “Каз өмәсе”ндә катнашыгыз
Югары Ослан. Татарча

Бөтенроссия “Каз өмәсе”ндә катнашыгыз

Бөтендөнья татар конгрессы, министрлыклар, район хакимиятләре һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә III Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале уздыра. Әлеге чараның төп максаты – милли рух, гореф-гадәтләрне, мәдәни кыйммәтләрне саклау.

Фестиваль кысаларында милли ризыклар пешерү буенча мастер-класслар уздыру, яңа технологияләр буенча каз-үрдәк продукциясен эшкәртү һәм халыкка тәкъдим итү, ярминкәләр оештыру каралган. Фестиваль октябрьдә уза. Йомгаклау өлеше исә  ноябрьдә Мөслим районы үзәгендә булачак.
Жюри җиңүчеләрне 7 номинация буенча билгеләячәк.

  1. Каз өмәләренә багышланган видеоматериаллар, шигырь һәм җырлар, бию һәм сәхнәләштерелгән композицияләр (видео форматта җибәрү сорала);
  2. Каздан пешерелгән татар халык ашлары (видео форматта ничек пешерелүен һәм төгәл рецептларын җибәрү сорала);
  3. Каз мамыгыннан ястык-мендәрләр тутыру һәм матур итеп чигелеш белән тәэмин итү (фотосурәтләр һәм видео форматта җибәрү сорала);
  4. Каз каурые һәм канатларыннан эшләнелгән халык кәсепләре эшләнмәләре (фотосурәтләр һәм видео форматта җибәрү сорала);
  5. Каз продукцияләрен яңа дизайн форматта халыкка тәкъдим итү ысуллары (дизайнерлар бәйгесе) һәм «Үз-үземә режиссер» видеоформат конкурсы;
  6. Яңа технологияләр нигезендә эшкәртелгән каз продукциясе конкурсы;
  7. Күпләп каз асраучы гаилә һәм фермерларның туй казларын, тере ата һәм ана казларны милли киемгә киендерү бәйгесе.


Фестивальдә катнашырга теләк белдерүчеләр тиешле үрнәктәге анкетаны, фото- һәм видеоматериалларны (5 минуттан да артмаган) һ.б. 2023 елның 2 ноябреннән дә соңга калмыйча ak.kalfak@mail.ru электрон адресына җибәрергә тиеш.

Фестиваль җиңүчеләре арасында Гран-при, I, II, III урыннар билгеләнәчәк. Гран-при, I, II, III урын яулаган кешеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев