Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бөтендөнья сәламләү көне билгеләп үтелде

21 ноябрь Бөтендөнья сәламләү көне дип санала. Октябрьский бистәсе балалар бакчасында “Сәламләү көне» билгеләп үттеләр.

Бу көнне тәрбияләнүчеләр аның барлыкка килү тарихы, очрашканда әйтелергә мөмкин булган сәламләү сүзләре, ишарәләр белән таныштылар, кешеләрнең үз туган телләрендә бер-берсен ничек сәламләүләрен белделәр. Балалар үзләре дәттөркемдә яшьтәшләрен ничек итеп иртәнге сәламләү төрен сайладылар.

Барлык сәламләүләрдә дә иң мөһиме үзеңнең бер-береңә карата дустанә мөнәсәбәтеңне күрсәтү. Сәламләү - ул этикетның бер өлеше генә түгел, бу хөрмәт билгесе дә. Ә җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту традицияләренә һәм нормаларына хөрмәтне балачактан тәрбияләргә кирәк.

Бу матур көнне алган дусларча сәламләүләр, шатлыклы хисләр һәм яхшы кәеф тәрбияләнүчеләр өчен истә калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев