Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелде

Бу көн - үзенең иминлеге, тәненең сәламәтлеге һәм рухының ныклыгы турында кайгыртучы, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга омтылган һәркем өчен әһәмиятле көн. Шулай ук милләт сәламәтлеге үсешенә турыдан-туры йогынты ясый торган күрсәткеч.

Вахит авыл китапханәсендә җирле фельдшер Роза Бәйрамова катнашында “Сәламәтлек - кыйммәтле бүләк” дигән чара үтте. Китапханәче Сания Сәлимуллина сәламәтлек көне тарихын сөйләде, тыңлаучылар белән сәламәтлек, физик активлык, дөрес туклану, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, шәхси гигиена, йокы режимын саклау, чыныгу, уңай хис-кичерешләр турында сөйләште. Көндәлек адым нормасы, шикәр куллану, даими рәвештә кулларны юу һәм башкалар турында да шулай ук искә төшерде.  

Очрашуны фельдшер беренче ярдәмне күрсәтү, имгәнү очраклары, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләү белән дәвам итте.

Атна дәвамында китап укучылар "Китап белән сәламәтлек турында"  күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныша ала. Китаплар үзләренең сәламәтлекләре турында кайгыртучыларга файдалы булачак. Биредә һәркем күп санлы халык рецептларын -  авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен, шулай ук үз тәнен карау буенча халык медицинасы рецептларын таба ала. Бу китапларның барысы да  сәламәтлекнең кадерен белергә һәм  сакларга ярдәм итәчәк.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев