Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бөтен гаилә белән китапханәгә

Уку бала тормышында мөһим урын алырга тиеш.

Китапны ярату - баланы сәнгати-эстетик тәрбияләүнең төп бурычларының берсе. Дөньякүләм әдәбиятның иң яхшы үрнәкләре белән танышу баланың тормышының беренче елларыннан ук башланырга тиеш.

Гаилә белән бергәләп уку - коллектив аралашуның иң яхшы төре. Ата-аналар балалар белән бергә укыганда, бу аларны якынайта, шулай ук балага укылганның эчтәлеген яхшырак үзләштерергә ярдәм итә.

Югары Ослан балалар китапханәсендә «Бөтен гаилә белән китапханәгә» акциясе кысаларында яшь укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен «Кешелеклелек тәрбияләү» темасына әңгәмә-консультация үткәрелде. Анда әкиятнең яшь укучыны үстерүгә йогынтысының мөһим роле турында сөйләшенде. Чөнки әкият баланың күңелендә булган бөтен яхшылыкны уята, ныклы әхлакый кыйммәтләр һәм укуга мәхәббәт формалаштыра, дөрес аралашуга өйрәтә, эмоциональ мөхитне һәм сөйләмне үстерә.

Бик рәхәтләнеп һәм теләп укыгыз, үзегез укыгыз, балаларыгызга укыгыз диләр китапханә хезмәткәрләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев