Бөек Җиңүнең 80 еллыгы логотипы барлыкка килде
Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүнең рәсми логотипын Мәскәүдә тәкъдим иттеләр.
2025 ел тарихыбызда бу истәлекле һәм мөһим датаны бәйрәм итүгә багышланачак.
Логотипта "Ватан-Ана чакыра!”, Георгий тасмасы, "Җиңү” сүзе һәм "80” саны сүрәтләнгән. Үз улларын һәм кызларын дошманга каршы сугышка чакыручы Ватан-Ана образы халкыбызның какшамас рухы символына әверелде.
Ә Татарстанда, 2025 ел бөтен ил темасы белән бергә Ватанны саклаучыларга да багышланачак.
Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
«Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, безнең алда торган бурычларның мөһимлеген исәпкә алып, 2025 елны республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан итәм», - дип белдерде Миңнеханов.
Үзенең чыгышында Татарстан Рәисе: "Меңләгән татарстанлы махсус хәрби операция барышында Ватаныбыз иминлеге һәм суверенитеты өчен фидакарь рәвештә көрәшә. Үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәп, куелган хәрби бурычларны ышанычлы хәл итеп, безнең сугышчылар батырлык, чыдамлык һәм каһарманлык күрсәтәләр», - дип билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев