Бүген Владимир Ильич Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасы төзелүгә 100 ел тулды
Югары Ослан. Татарча

Бүген Владимир Ильич Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасы төзелүгә 100 ел тулды

Шул уңайдан бүген Казанда күргәзмә эшли башлаячак.

Бүген Бөтенсоюз пионерлар оешмасы төзелүгә 100 ел тулды. Бу вакыйгага Татарстан Милли музее "Пионер - бөтен кешегә үрнәк!" дип исемләнгән күргәзмә әзерләде.

Күргәзмәдә 1920 елдан башлап Татарстанда пионерлар хәрәкәте тарихын ачачак 100дән артык экспонатны күрергә мөмкин булачак.

Бу көнне музейда пионерлар хәрәкәте тарихына багышланган төрле чаралар узачак.

Күргәзмә 3 июньгә кадәр эшләячәк. Ачылу тантанасы иртәгә 15.00 сәгатьтә башлана.

 

фото Югары Ослан порталы архивыннан

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


День пионерии 100 летие пионерии

Нет комментариев