“Безнең ишегалды” программасы эшләвен дәвам итә
Югары Ослан районында «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында яңартылган ишегалларын беренчел кабул итү узды.
Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Максим Черменский, эксперт төркеме һәм подряд оешмасы вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, эшләр Майдан авылы, Совет урамы, 47, 43 йортлар, Ключищи авылы, Колхоз урамы, 15 йорт, Завод урамы, 2 йорт, Печищи авылы, Киров урамы, 2,4,6,8,10 йортлар, К.Поляна урамы, 87 йорт ишегалларында барды. Хәзер ишегаллары чиста да, уңайлы да булды. Эшнең төп өлеше инде үтәлгән. Печищи авылы ишегалдында җимерек юл урынына яңа асфальт-бетон өслек салдылар, парковка барлыкка килде. Барлык объектларда да яктырту лампалары урнаштырылган һәм балалар мәйданчыклары төзелгән.
Һава шартлары яхшыру белән, асфальт салу башка ишегалларында да дәвам итәчәк. Ачыкланган җитешсезлекләр кыска вакыт эчендә эшләнеп бетәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев