Безнең дустыбыз – светофор
Октябрьский авыл китапханәсе укучылары - «Октябрьский балалар бакчасы»нда тәрбияләнүчеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Безнең дустыбыз - светофор» дәресе үткәрелде.
Чара барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләренең ничек барлыкка килүен, беренче светофорның кайчан һәм кайда уйлап табылуын белделәр. Бергәләп светофорның өч төсенең нәрсә аңлатуын искә төшерделәр һәм юлда куркынычсызлык турындагы мультфильм карадылар.
Балалар викторинада катнашты һәм төрле тематикадагы сорауларга җавап бирделәр. Чара азагында балалар китапханәче һәм педагоглар белән авыл урамнарына чыктылар һәм үзләренең алган белемнәрен практикада тикшерделәр. Юл чатында үзләрен ничек тотарга икәнен күрсәттеләр, юл билгеләрен атадылар, табышмакларга җаваплар таптылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев