“Безнең заман” фестиваленә яңа номинацияләр кертеләчәк
Югары Ослан. Татарча

“Безнең заман” фестиваленә яңа номинацияләр кертеләчәк

IX «Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗат фестивале ЮНЕСКО химаясендә узачак.

Ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале 1 марттан башланып, 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фестивальнең юбилей сезонында 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге предприятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм оешмаларда эшләүче яшьләр катнаша ала. Заявка кампаниясе 1 марттан 15 сентябрьгә кадәр узачак.

Зона турлары Әлмәттә (30 сентябрь - 1 октябрь), Түбән Камада (7-8 октябрь), Казанда (14-15 октябрь) һәм Яшел Үзәндә (21-22 октябрь) узачак. Сайлап алу турларында җиңүчеләр суперфиналда Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе сәхнәсендә (4-5 ноябрь) очрашачак. Гадәттәгечә Гала-концерт «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (7 ноябрь) узачак. Нәкъ менә биредә Гран-прига ия булган җиңүче команда, шулай ук «Безнең заман геройлары»махсус призга ия булган команда номинацияләнә. Моннан тыш, быел, «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты», «Визитка-презентация» номинацияләреннән тыш, яңа категорияләр кертелә.

Исегезгә төшерәбез, «Наше время – Безнең заман» фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында үткәрелә.

 

 

 

https://verhniy-uslon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2064523.htm

 

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


фестиваль Безнең заман

Нет комментариев