Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Без сине хәтерлибез, Беслан!

3 сентябрьдә Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында «Без сине хәтерлибез, Беслан!»- терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган хәтер дәресе узды.

Террорчылык актының кансызлыгы буенча моңарчы күрелмәгән фаҗигадә 334 кеше, нигездә хатын-кызлар һәм балалар һәлак булды. 

Балалар 2004 елның сентябрендә Бесланның 1 нче номерлы мәктәбендә булган фаҗигале вакыйгаларның хроникасын тыңладылар, балалар, ата-аналар һәм укытучылар кичергән кайгы һәм газаплар аларны тетрәндерде. Террорчыларның кансызлыгы һәм кешелексезлеге, спецназның, укытучыларның батырлыгы, балаларның нинди курку хисләре кичергәнне үзләренең йөрәкләре аркылы үткәрделәр. Бүген, күп еллар узгач, йөрәк әле дә ул узган елларның коточкыч чынбарлыгын,  балаларга карата коточкыч шәфкатьсезлек кабул итүдән баш тарта. Дәрес барышында «террорчылык», «теракт» һәм террорчылык актларын ясау теләге тудыручы сәбәпләрнең төшенчәләре ачылды.

Ахырда, урамда, социаль объектларда билгесез предметларга тап булганда  үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшереп, беркеттеләр һәм террор корбаны булмас өчен нишләргә кирәк икәнен аңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев