Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Батарейкалар җый – керпене коткар

Түбән Ослан балалар бакчасында «Батарейкалар җый - керпене коткар» экологик акциясе үткәрелде.

Экологик хәл темасы бүгенге көндә бик актуаль, чөнки бүгенге кешенең көнкүрешендә калдыклар күп җыела, аларны утильләштерү проблемасы көннән-көн киңәя бара. Безнең күбебез хәтта әйләнә-тирә мохитнең торышы көнкүрештәге үз-үзебезне тотышыбыз белән турыдан-туры бәйле дип уйламый да. Еш кына гадәттә файдаланылган батарейкалар тәртипсез рәвештә өйләрдә теләсә кайда ятуын күзәтергә була, ә аннары алар көнкүреш чүп-чары белән бергә чүплекләргә ташланалар. Кечкенә генә ялтыравык батарейканың кеше өчен дә, тулаем әйләнә-тирә мохит өчен дә гаять зур куркыныч чыганагы булуын беркем башына да китерми. Галимнәрнең тикшеренүләренә караганда, бер батарейка анда булган авыр металлар белән 20 квадрат метр туфракны пычратуы расланган. Урман зонасында бу бер керпе яши торган территория. Проблема шунда ки, кешеләр бу куркыныч турында белеп бетермиләр. Һәм кулланылган батареяларны нишләтергә икәнен белмиләр.

Түбән Ослан балалар бакчасында «Батарейкалар җый - керпене коткар» экологик акциясе үткәрелде.  

Акциянең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик культурасын булдыру, табигатьне сакларга омтылу уяту. Әлеге акция барышында түбәндәге чаралар үткәрелде: «Батарея нәрсә ул?», «Кешеләр -  табигать дуслары», «Чүплекләр- планета авыруы», «Гаҗәеп тирә-юнь». Балалар зур кызыксыну белән «Файдаланылган батарейка кая китә», «Табигать – безнең йорт» презентацияләрен, Фиксикларның «Чүп тарихы», «Батарейкалар» мультфильмнарын, "Батарейкаларны утильләштерү, аларны тозга, тимергә һәм графитка әверелдерү" видеоларын карадылар.  

Акция балалар төркемнәрендә җыелган батарейкаларны үлчәү белән тәмамланды. Акция нәтиҗәләре буенча балалар бакчасында барлыгы 3 кг батарейка җыелды. Җыелган барлык батарейкалар кабул итү пунктына тапшырылды.

Балалар бакчасы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре экологик акциядә актив катнашкан ата-аналарга һәм балаларга рәхмәтләрен белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев