Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Барыбыз да тынычлыкта һәм тату яшик

Бакча-Сарай авыл клубында «Дуслык һәм татулык дәресләре» интерактив-белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Барыбыз да тынычлыкта һәм тату яшик» – дип аталган игелек дәресе үткәрелде.

Клуб мөдире балаларга яхшылык һәм яманлык төшенчәләре, барыбыз өчен дә яхшылыкның никадәр мөһим булуы турында искәртте. Чарада катнашучылар "Әгәр дустың кинәт кенә.." дигән әңгәмәгә актив кушылдылар. Асия Фәйзулова дуслык турында төрле ситуацияләр тәкъдим итте. Балалар югалып калмадылар, һәрберсе ситуациядән дөрес чыгу юлын табарга тырышты. 

Балаларга "Отгадай мелодию" уены тәкъдим ителде. Бергәләп мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, дуслык һәм яхшылык турында сөйләделәр, үзләренең иң якын дуслары, нык дуслыклары турында сөйләделәр.

 Очрашу дусларча җылы атмосферада узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев