Бар яктан да булганнар
Рус Борнашы авылында урнашкан Әлфия Прокопьева крестьян-фермер хуҗалыгы үзенең эшчәнлеген үсемлекчелек һәм терлекчелек юнәлеше белән алып бара.
Иген һәм азык культуралары үстерү өчен 1600 гектар җир мәйданы бар.
Шулай ук хуҗалыкта үстерелгән азыкны эшкәртү мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелә. Куралово авылында икмәк һәм кондитер әйберләре җитештерү җайга салынган. Бүгенгә җитештерелгән ассортимент 20 дән артык тәшкил итә. Ә ипи борынгы рецепт буенча пешерелә, шуңа да ул хуш исле, аеруча тәмле. Фермер пешергән бар азык-төлек тә халык тарафыннан бик теләп алына. Кондитерлар ризыкларны заказ буенча да әзерлиләр.
Пасха бәйрәме алдыннан куличлар пешерүне дә башлап җибәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев