Балаларга Кыш бабай кунакка килде
«Каенкай» балалар бакчасында урта һәм өлкән төркемнәрдә балалар өчен гадәти булмаган «Кыш Бабай Җәй янында кунакта» бәйрәме узды.
Ни өчен Кыш бабай Җәйгә кунакка килгән, Кыш Бабай җәй көнендә үзен ничек хис итә, хәзер бит кыш түгел, эссе җәй бит. Яңа ел да тиз генә киләсе түгел әле. Кыш Бабайны күргәч, балалар күпме күңелле хис-кичерешләр кичерделәр. Балалар бик рәхәтләнеп җәй турында җырлар җырладылар, Кыш Бабайга «Тәмләп кара», «Бөҗәкне боздан коткар», «Чәчәкле аланда геометрик фигураларны тап» уеннарын күрсәттеләр, җәй һәм кышның билгеләрен атадылар, Кыш бабай белән музыкаль уеннар уйнадылар, биеделәр, ә очрашу ахырында мәктәпкәчә яшьтәге балалар Кыш бабайны татлы ризыклар белән сыйладылар. Уеннардан соң балалар аны Төньяк полюска озаттылар.
Балалар бакчасының тәрбиячеләре үзләренең тәрбияләнүчеләре өчен шатлыклы кәеф тудырырга, бәйрәмдә актив катнашырга теләк уятырга тырыштылар һәм бу көнне онытылмаслык иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев