“Балачак – бәхетле чак”
Югары Ослан. Татарча

“Балачак – бәхетле чак”

...

2023 нче елның 25 нче июлендә Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан Октябрьский авыл китапханәсендә «Балачак - бәхетле чак» - әдәби кичәсе узды.

Китапханәче Гүзәл Азизова балаларны шагыйрь тормышы белән таныштырды, Роберт Мөгаллим улы - татар балалар шагыйре, ул балаларның холкын һәм рухын төрле яклап үстергән шәхес. Аның шигырьләре геройлары -  шаярулары һәм шатлыклары, проблемалары һәм кичерешләре булган төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар. Чара барышында балалар шагыйрь әсәрләре белән таныштылар, аларның кайберләрен кычкырып укыдылар.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев