Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бакча Сарайда укучылар ветераннарны котлады

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Матюшино урта мәктәбе укучылары Бакча-Сарай авылының тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары белән очраштылар.

Балалар аларны Бөек Җиңү белән котлап, бәйрәм открыткалары, Георгий тасмалары тапшырдылар, аларга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләделәр. Котлаулар битараф калдырмады — сугыш балалары укучыларны шатланып каршы алды, игътибар үзәгендә булды. Котлау сүзләре өчен алар җылы сүзләр әйттеләр, акыллы тормыш киңәшләрен бирделәр, аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре, аларны онытмаулары, хәлләрен белешеп торулары, күңел җылысы бүләк итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: День Победы поздравление тружеников тыла