Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Бакча Сарай авылында мөнәҗәтләр кичәсе узды

Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында оештырылды.

 Узган атнада Бакча-Сарай авыл клубында "Мөнәҗәт-күңел көзгесе"дигән темага кичә узды.  Әлеге чарада бистәдә яшәүчеләр генә түгел, күрше Ключищи авылында яшәүчеләр дә катнашты.

Очрашуны оештыручы, клуб мөдире Асия Фәйзулова мөнәҗәт жанры турында җентекләп сөйләде, ә аннан соң "лә иляхә илләх"  мөнәбәтен башкарды. Аны Гөлира Мәхмүтова белән Тәнзилә Яруллова  күәтләделәр. Шулай ук кичәдә катнашучылар башкаруында догалар укылды.

Чәй өстәле артында очрашу ахырында Галимҗан хәзрәт очрашуда катнашучыларга мөселман бәйрәмнәре турында сөйләде, күптән түгел генә бөтен дөнья мөселманнары бәйрәм иткән Корбан бәйрәменә аеруча тукталды. Хәзрәт бәйрәмнең килеп чыгышы, аның әһәмияте турында сөйләде һәм барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Чара бик җылы, дустанә шартларда узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сельский клуб вечер встречи