30 августта татарстанлылар Татарстан Республикасының туган көнен - милләтенә, диненә һәм мәдәниятенә карамастан, барлык төбәк халкын берләштерә торган бөтенхалык бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Бакча Сарай авыл клубы мөдире Асия Фәйзулова "Туган көнең белән, Татарстан!” дип аталган чара үткәрде. Катнашучылар игътибарына туган республикабыз турында кызыклы мәгълүмат тәкъдим ителде.
Шулай ук “Минем Татарстан"викторинасында балалар актив катнаштылар. Мәдәният йортында "Татарстан Республикасы символикасы" күргәзмәсе дә оештырылды.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев