Бакча Сарайда «Нәфрәткә һәм дошманлыкка - юк» акциясе узды
Бүгенге көндә террорчылык һәм экстремизм безне бөтен җирдә сагалап тора, теләсә кайсы кеше аларның корбаны булырга мөмкин. Ләкин бернигә дә карамастан, без бу куркыныч күренешләргә каршы тора алабыз: барыбызга да куркуны җиңәргә һәм тулы канлы тормыш белән яшәргә кирәк.
Барыннан да бигрәк, һәр кеше үзен куркыныч хәлләрдә ничек тотарга кирәклеген белергә тиеш. Экстремизм һәм террорчылык кебек куркыныч күренешләрнең нәтиҗәләрен кисәтергә һәм булдырмый калырга без, сабырлык, зирәклек күрсәтеп һәм берләшеп кенә булдыра алабыз.
Бакча Сарай авыл клубы мөдире Асия Фәйзулова "Нәфрәткә һәм дошманлыкка - юк!" бөтенроссия оператив-профилактик акциясе кысаларында "Нәрсә ул толерантлык?" дигән әңгәмә уздырды.
Чараның максаты - илнең социаль һәм мәдәни тормышы нормаларына, үзеңә һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәт күрсәтү, бер-беребез турында кайгырту. Сүз безнең барыбызның да төрле икәнлеге турында барды. Безнең һәркайсыбыз уникаль һәм кабатланмас, шуңа күрә без бер-беребезнең кадерен белергә һәм хөрмәт итәргә, ягъни толерант булырга тиеш.
Әлеге очрашу бер-береңә ихтирам, үзара аңлашу, түземлелек, һәрберебезнең тигез хокукын саклау гына дөньяны коткарачагын аңларга ярдәм итте.
Үзенең чыгышын Асия Лотфулла кызы болай дип тәмамлады: «Без барыбыз да төрле, безнең фикерләребез төрле, тормышыбызга карашларыбыз төрле, ләкин бу конфликтларга һәм бүленешкә сәбәп булырга тиеш түгел. Һәрберебезнең үз фикеренә хокукы барлыгын беркайчан да онытмаска кирәк. Әгәр дә без бер-беребез белән килешмибез икән, бу нәфрәткә һәм дошманлыкка китерергә тиеш түгел. Бер-береңә карата түземле һәм ихтирамлы булуны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Яхшылык һәм мәхәббәт һәрвакыт явызлыкны һәм нәфрәтне җиңә. Без - бер зур илнең гражданнары". Әңгәмә "Нәфрәт һәм дошманлыкка - юк!" презентациясен карау белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев