2026 елның 1 августына районның авыл хуҗалыгы оешмаларында 8 мең 018 баш эре мөгезле терлек исәпләнә (2025 елга карата 110%), шулардан 2260 баш савым көтүе (101%), 11 баш ат, 666 баш сарык һәм 45 мең 219 кош-корт (бройлерлар-111%). Агымдагы елның 7 аенда авыл хуҗалыгында сөт җитештерү 8 мең 454 тонна тәшкил иткән, бу узган елга караганда 126 тоннага кимрәк.
Сөт җитештерү буенча яхшы күрсәткечләргә: «КВ-Агро» АҖ һәм «Жестков А.В» КФХ ия, аларда күрсәткечләр 104% һәм 110% тәшкил итә. Сөт җитештерү «Коргуза» ҖЧҖендә - 1 мең 854 тонна, «Заря» ҖЧҖендә - 98 тонна, «Николаев С.А» КФХында-26 тонна һәм «Сибгатов Р.Г» КФХында - 7 тоннага кимегән. Тулаем район буенча 1 сыердан 3766 кг сөт савып алынган. Иң күп күрсәткечкә «Коргуза» ҖЧҖ терлекчеләре ирешкән - 4154 кг, иң түбән күрсәткеч «Заря» ҖЧҖендә - 2057 кг.
Агымдагы чорда авыл хуҗалыгы оешмаларында 1540 бозау туган (2025 елга карата 85%). Иң яхшы күрсәткечләргә «КВ-Агро» АҖ ия - 100 %, калган хуҗалыкларда тискәре күрсәткечләр.
Агымдагы елның 7 аенда авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 1189 тонна ит җитештерелгән (2025 елга карата 133%). Кошчылык тармагының уңай нәтиҗәсен билгеләп үтәргә кирәк, ул 428 тонна ит җитештергән – бу район тармагының 37% ы.
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев