Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Авыл хуҗалыгы яңалыклары

Кырларда һәркөнне 13 комбайн эшли.

Югары Ослан районында көнбагыш җыюга керештеләр, бүгенгә 246 гектардан 443 тонна көнбагыш суктырылган, уртача уңыш - 18 ц/га. Кырларда һәркөнне 13 комбайн эшли. Барысы 7918 га көнбагыш җыеп аласы бар. Силос өчен кукуруз җыю дәвам итә, барлыгы 16793 тонна силос салынган. Район буенча барысы 124259 цн. азык әзерләнгән. Бу шартлы 1 башка 19,6 цн. тәшкил итә. «Агрофирма Заря» механизаторлары силос салу эшләрен тәмамладылар. 

Шулай ук  районда көзге культуралар чәчүне төгәлләделәр. 8947 га көзге культуралар чәчелгән, шулардан көзге арыш 1436 га, ә көзге бодай  7511 га. Агымдагы елга көзге бөртеклеләрне чәчү планы 4800 гектар тәшкил итә. Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары планны 153%ка арттырып үтәделәр.

Шулай ук туфракны төп эшкәртү эшләре дә дәвам итә, бүгенге көнгә районда 6634 га җир эшкәртелгән. Көн саен җир эшкәртүдә 17 агрегат эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев