Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең казанышлары
Татарстан Республикасының «Авыл яшьләре» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында агросәнәгатьнең яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» республика һөнәри осталык конкурсы узды.
Конкурс гадәттәгечә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан үткәрелде.
Аның максаты - иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Моннан тыш, конкурс һөнәри күнекмәләр булдыру һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү өчен мәйданчык та ул.
Конкурс Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан ветеринария академиясе базасында узды.
«Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсында Югары Ослан муниципаль районының яшь агросәнәгать хезмәткәрләре - «Таткрахмалпатока» акционерлык җәмгыятеннән инженер-технолог Энҗе Мякишева һәм «Прокопьева Әлфия Искра кызы» крестьян(фермер) хуҗалыгының ветеринария табибы Марьяна Пухальская катнашты.
Ике көнлек конкурс йомгаклары буенча «Азык-төлек җитештерүнең иң яхшы технологы» номинациясендә Энҗе Мякишева 3 нче урынны алып, кыйммәтле бүләккә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев