Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Авыл тормышын яратып, хезмәтеннән тәм табып яшәгән алар

- Яңадан яшәргә туры килсә дә, башка тормышны сайламас идем.

Авылның язмышы анда яшәүче кешеләргә барып тоташа. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә сокланмый булмый. Көне-төне, яңгырда да, бураннарда да алар үз хезмәтләрен намуслы башкаручы һөнәр ияләре. Аларның язмышлары, хезмәт юллары турында күбрәк беләсе килә. Бүгенге язманың герое, узган елда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, Фирая Газиз кызы Гиматдинова.

Фирая Гиматдинова 1951 елның 10 августында Татар Мәмәтхуҗасы авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Газиз белән әнисе Фатыйма гомер буе колхозда эшләгәннәр, пенсиягә чыгар алдыннан әтисе Макылдан Мәмәтхуҗага почта ташыган.

- 8 сыйныфны тәмамлагач, авылда калдым. Әти – әнигә булыштым, баштан фермага бозау карарга кердем, соңрак сыер савучы булып эшләдем, - дип сүзен башлады Фирая апа.  – 1972 елда 21 яшемдә кияүгә чыктым. 15 ел каенана – каената белән тормыш итәргә туры килде. Бик тату, матур яшәдек. Килен булып тешү белән кабат терлекчелеккә эшкә кердем, фермада сыер савучы булдым, - дип дәвам итә Фирая Гиматдинова.

Булачак ире Искәндәр белән Фирая Газиз кызы Нурвахит авылында таныша. Олы абыйсы Нурвахит кызына өйләнә, шунда менгәч, Искәндәр кызны күреп ала да, бик ошата. Тиздән тәкъдим ясый, яшьләр кавыша.

Гиматдиновлар дүрт ир бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә дүртесе дә өйләнгән, үз гаиләләре белән яшиләр.

Олы уллары Әсфәндияр авылда яши. Нәфис фабрикасында эшли. Грузиядә хезмәт иткән. Икенчесе Илнур Яшел Үзәндә, ул да Нәфистә эшли. Өченчесе Илнар Казанда. Полиция дә эшләп лаеклы ялга чыккан, Чечняда хезмәт иткән. Төпчекләре Таһир да Казанда яши. Ләкин тормыш шома гына бармый. Фирая ханымга да төрле сынаулар аша үтәргә туры килә. Алтмыш ике яшендә  Фирая Гиматдинова тол кала, 1913 елда ире Искәндәр кинәт кенә үлеп китә. Үзенең тырышлыгы, максатчан булуы аркасында төшенкелеккә бирелми, югалып калмый ул. Тормышта юл ярып баруын дәвам итә.

- Балаларым көн саен шалтыратып хәлемне белеп торалар, атна саен барысы да җыелышып кайталар. Сигез оныгым, бер оныкчыгым шатлыгына куанып яшим. Киленнәрем бик әйбәт, җәй буе оныкларым янымда, - ди Фирая ханым. - Яңадан яшәргә туры килсә дә, башка тормышны сайламас идем, - ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев