Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Әти - иң яхшы дус

Әтиләр көне - гаиләдә әтиләрнең абруен күтәрү, аның балалар тәрбияләүдә җаваплылыгы аерым урын алып торуы һәм аларны бу көн белән котлау -бу әлеге бәйрәмнең төп максаты.

14 октябрь көнне Вахит мәдәният йортында мөдир Гөлназ Фәттахова “Әти - иң яхшы дус” темасына тематик сәгать үткәрде. Ул балаларга бәйрәм тарихын сөйләде. Әтиләр көнен бәйрәм итү традициясе кайчан һәм кайдан башлануы, аны бүген нинди илләрдә билгеләп үтүен билгеләп үтте.

Чара барышында балалар әтиләренә нинди ягымлы һәм матур сүзләр белән эндәшүләрен сөйләделәр, әтиләр турында табышмаклар чиштеләр, “Әтиләребезнең Һөнәрләре” викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

Шулай ук балалар үзләренең әтиләре турында да сөйләделәр: алар нәрсә белән шөгыльләнәләр, кайда эшлиләр, бергә вакытны ничек үткәрәләр, аларның нинди уртак мавыгулары бар, гаилә бәйрәмнәре турында. Барлык балалар да, әтиләре белән вакытны уздыру - бик шәп, күңелле,- дип ризалаштылар. Аннары балалар үз әтиләренең портретларын ясадылар. Рәсемнәрдән балаларның тырышканлыклары һәм әтиләрен яратып сурәтләгәннәре күренә.

Барлык балалар да татлы призлар белән бүләкләнделәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев