Армыйча эшләү кагыйдәләре
Югары Ослан. Татарча

Армыйча эшләү кагыйдәләре

Эшкә сәләтлелекне ничек арттырырга һәм хроник арудан ничек сакланырга? Эш тормышыбызның зур өлешен алып тора, шуңа күрә уңайлы хезмәт шартлары тудыру мөһим.

Алар:

Физик халәткә: стресс дәрәҗәсе, терәк-хәрәкәт аппараты, күрү, йөрәк-кан тамырлары, эндокрин системалар һ. б., 

Психоэмоциональ иминлеккә: мотивация, арыганлык, эштән канәгатьлеккә, 

Җитештерүчәнлеккә: концентрация, нәтиҗәлелек, креативлыкка тәэсир итә. 

Гади кагыйдәләрне санга сукмыйча, без хроник арыганлык, эмоциональ яну һәм һөнәри авырулар алу куркынычы астында калабыз. 

Эштә сәламәтлекне ныгыту өчен кагыйдәләр:

1. Эш урынын оештыру:

 Эргономика: уңайлы мебель, дөрес яктырту, уңайлы температура. 

 Чисталык һәм саф һава: даими вентиляция һәм җыештыру. 

2. Физик активлык:

 Һәр 1-2 сәгать саен мини-разминка ясау.

3. Туклану һәм су балансы:

 Сәламәт азык һәм ризыклар (чикләвек, җиләк-җимеш, йогурт) куллану.  

 Җитәрлек дәрәҗәдә су эчү (1,5-2 литр). 

 Даими төшке аш тәнәфесләре. 

4. Психик сәламәтлек турында кайгырту:

 Стрессны киметү: планлаштыру, вәкаләтләрне тапшыру, күп бурычлылыктан баш тарту. 

 Коллективта уңайлы атмосфера. 

5. Һөнәри авыруларны профилактикалау:

 Күзләр өчен гимнастика, махсус күзлек кию. 

 Уңайлы аяк киеме, компрессион оеклар (кирәк булганда). 

Диспансеризация, медицина тикшерүләре, вакцинация.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев