Апликация Түбән Ослан балаларының яраткан шөгыле
Көз – төрле төсләр байлыгы белән таң калдыра торган ел фасылы.
Әйләнә-тирәдәге матурлык үз кулларың белән нәрсәдер булдырырга теләк уята. Түбән Ослан балалар бакчасы укучылары көз турында шигырьләр тыңладылар. Тәрбияче Наталья Николаевна белән бергә "Көзге келәм" дигән эшләнмәләр иҗат итәргә булдылар. Көзнең матурлыгы һәм аның якты буяулары мөмкин булган барлык иҗади ысуллар белән күрсәтергә өнди. Балалар кәгазьдән яфрак кисү һәм ябыштыру буенча күнегүләр ясадылар һәм төсләрне матур итеп сайлап алу осталыгын үстерделәр. Беренче эш итеп балалар үзләре теләгән бизәкләрне ясадылар. Нәтиҗәдә көзге келәм искиткеч матур килеп чыкты.
Аппликация - балаларны кызыксындыру өчен менә дигән ысул, аларның энергиясен дөрес юлга юнәлтү, шулай ук яңа һәм кызыклы нәрсәләргә өйрәтү. Өстәвенә, аппликацияләр ясап, бала кулларының вак моторикасын үстерә, төсләр аерырга, кәгазь һәм башка материаллар белән эшләргә өйрәнә. Нәкъ менә шуңа күрә балалар бакчаларында аппликацияләр ясау шулай популяр. Ә инде көзге темалар фантазия өчен киң мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев