Аллергия: үзегезне саклагыз!
Бөтендөнья аллергиягә каршы көрәш көне уңаеннан Югары Ослан гимназиясендә мәктәп яны лагере балалары белән әлеге темага профилактик әңгәмә узды.
Югары Ослан үзәк хастаханәсе медицина профилактикасы кабинеты табибы, нутрицологы Резидә Рәзиф кызы Ерёмина балаларга кеше организмында аллергия реакциясен нәрсә китереп чыгаруын, аны ничек танырга икәнлеген аңлатты. Шулай ук туклану һәм яшәү рәвеше буенча гади киңәшләр бирде. Материалны беркетү өчен балаларга видеофильм күрсәтелде.
Табиб биргән төп тәкъдимнәр:
- Дөрес баланслы витаминнарга һәм минералларга бай туклану.
- Рационга антиоксидантларга бай продуктлар күбрәк кушу.
- Даими физик йөкләнешләр.
- Сәламәт йокы – көчле иммунитет чыганагы.
- Стрессларны мөмкин кадәр киметү.
- Организмда реакция тудыра торган аллергеннар белән очрашмау.
- Үз вакытында белгечкә мөрәҗәгать итү сорала! Дәвалау һәм профилактика буенча киңәшләрне үтәү!
- Гигиена турында да онытырга кирәкми - аллергияне профилактикалау өчен бу мөһим шарт!
- Иммунитет - ул организмны авырулардан һәм аллергиядән саклауда зур роль уйный!
Шунысы мөһим: үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәгез!
Әгәр сездә сораулар яки проблемалар бар икән, табибка мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев