Алиуллиннар: «Без гел бергә»
Бер беребездән башка ялларга да бармыйбыз, гел бергә без,- диләр Алиуллиннар бертавыштан.
Бер- берсе өчен туып, бер- берсен тулыландырып торган парлар була. Бу гаиләнең бәхетле язмышы алдан ук җиһанның кайсыдыр катында, тормыш китабының ничәнчедер битендә алдан язылып куелгандыр, мөгаен. Шулай булмаганда, Лениногорск районында туган Айрат гаиләсе Буа шәһәренә Резидәләргә күрше булып кайтып урнашмас иде. Язмам Югары Осланда яшәүче, район халкына күп еллар медицина хезмәте күрсәтүче, үрнәк гаилә Алиуллиннар турында.
Айрат Рифкат улы укытучылар семьясында туа, өч бала арасында иң өлкәне. Ә Резидә Вакыйф кызы сәүдә хезмәткәре һәм машина йөртүче гаиләсендә дөньяга килә, гаиләдә ике кыз үсәләр, ул олысы.
Алиуллиннар һәм Җамалетдиновлар гаиләләре күршеләр булып, дус тату озак еллар яшиләр, кода-кодагыйлар да булып куялар. Айрат белән Резидә кечкенәдән бергә уйнап, бер сукмактан йөреп үсәләр. Айрат Буа мәктәбен тәмамлагач Казан медицина институтына керә. Ә Резидә сигезенче класстан соң Буа медицина училищесында укый. Балачактагы дуслык мәхәббәткә әверелә, 1990 нчы елның июль аенда алар өйләнешеп, парлы тормышларын Казан шәһәренең тулай торагында башлап җибәрәләр. Резидә 18 нче шәһәр хастаханәсендә 10 ел операция бүлегендә хезмәт куя.
Ә Айрат Рифкат улын 1994 елда интернатура бетергәннән соң эшкә Югары Ослан районына җибәрәләр. Ул башта теш табибы булып эшли. Соңрак аның тынгысыз холкын күреп алып поликлиника мөдире итеп куялар. Күп еллар Айрат Рифкат улы җәмәгать эшен дә алып бара - үзәк район хастаханәсенең профсоюз оешмасы рәисе. 1998 нче елга хәтле аңа Югары Ослан белән Казан арасында йөрергә туры килә, чөнки гаиләсе Казанда яши. 1991 нче елда туган уллары Айдарны да алар тулай торак бүлмәсенә алып кайталар.
1998 нче елда Алиуллиннарга фатир бирәләр, гаилә тулысынча осланлылар булып куя. Резидә Вакыйф кызы хирургия бүлегендә баш шәфкать туташы булып эшли башлый. 1998 нче елда Югары Ослан кызы булып Ләйсәннәре туа.
Хәзерге көндә Айрат Рифкат улы Югары Ослан халкына үзенең шәхси кабинетында стоматологиягә кагылышлы булган бар төр хезмәтләрне дә күрсәтә. Резидә ханым 2008 нче елдан бирле табибә Наира Мират кызы Монасипова белән аңлашып, ярдәмләшеп участок шәфкать туташы булып эшли. Шул ук вакытта профилактик медицина тикшеренүләре өчен дә җаваплы кеше ул.
Айрат Рифкат улы ир-егетләр тиеш булган өч бурычны да үтәгән: улын, кызын үстергән, матур, зур йорт салган, ә агачларны гомер буена бихисап утырткандыр. Ә Резидә Вакыйф кызы чын татар хатын-кызларына хас булган сыйфатларга ия: ягымлы, сабыр, тыйнак, эшчән, аш-суга оста, бакча, чәчәкләр, чебиләр үстерү белән мәшгуль ул, өйләре дә чисталыгы, пөхтәлеге белән үзенә җәлеп итеп тора.
Олы уллары Айдар Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлап, үзенең шәхси төзелеш оешмасын җитәкли. Ә кызлары Ләйсән Казан федераль университетында фармакология өлкәсендә белгечлек алып, шунда ук укытучы булып эшли. Тиздән Санкт-Петербургта ординатура бетерәчәк. Данлыклы Арча якларында кияүдә.
Күп еллар районыбыз халкынын сәламәтлек сагында хезмәт кую дәверендә Айрат һәм Резидә Алиуллиннар Дәүләт бүләкләренә дә ия булдылар. Алар арасында Айрат Рифкат улының ТР Сәламәтлек министрлыгының Мактау Грамотасы, Казанның 1000 еллыгына багышланган истәлек медале, Резидә Вакыйф кызының ТР Сәламәтлек министрлыгының Мактау Грамотасы бар.
Бу гаилә белән аралашканда шул сокландыра – алар бер берсен бер сүздән, бер караштан аңлыйлар.
Бер беребездән башка ялларга да бармыйбыз, гел бергә без,- диләр Алиуллиннар бертавыштан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев