Әкиятләр остасы Абдулла Алиш
2023 елның 15 сентябрендә Бөек татар шагыйре һәм язучысы, Бөек Ватан сугышы герое Абдулла Алишның (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) тууына 115 ел тула.
Ул киң кырлы талантлы язучы. Абдулла Алиш әсәр, очерк, пьеса яки поэзия жанрында җиңел генә иҗат итә. Ләкин аның тормышының төп мәхәббәте балалар була, ул күпчелек әсәрләрен алар өчен яза. Аның әсәрләре балаларда хезмәт сөючәнлек һәм яхшылык хисләре тәрбияләргә булыша, үз илен яратырга, кыю, гадел булырга, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә өйрәтә.
14 сентябрьдә, язучының юбилеена Матюшино авыл китапханәсе урта мәктәп яшендәге укучылар өчен “Олы йөрәкле кеше” дигән әдәби кичә үткәрде. Чара барышында китапханәче Лилия Садеева балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Аннары балалар «Сер тотмас үрдәк», «Бал корты һәм шөпшә», «Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сыерчык», «Койрыклар» әкиятләрен искә алдылар.
Балалар китапханәдә «Әкиятләр остасы Абдулла Алиш» дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев