Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Ак калфак» район иҗтимагый оешмасы китаплар бүләк итә

Беренчеләрдән булып бүләк Вахит авыл китапханәсенә тапшырылды.

Һәм бу очраклы түгел, чөнки ул районның татар халкы яши торган берничә авылын берләштерүче авыл җирлеге. Бу авылда китапханә мөдире булып инде 30 елдан артык Сания Сәлимуллина эшләп килә. Ул үз эшен бик яратып һәм җаваплылык белән башкаручы тәҗрибәле белгеч.

         Сания Лотфулла кызы белән бераз аралашканнан соң, без Мулланур Вахитов исемендәге авыл  китапханәсенең тарихы бик бай һәм кызыклы икәненә төшендек.

         Китапханәнең барлыкка килү тарихы Яңа Болгар авылына килеп тоташа, чөнки 1970-1987 нче елларда китапханә анда урнашкан булган. Беренче китапханәче Исмәгыйлова Суфия була. Халык Суфия Ибраһим кызын бик хөрмәт итә. Ул чорда яшәүчеләр китап гыйбадәтханәсенә бик теләп йөри торган була.  

1979 – 1981 нче елларда китапханәдә Садреева Резидә эшли башлый. Бу чорда китап фонды арта, яңа журналлар килә башлый.

         1981нче елдан китапханә эшен Зөлфия Сәлимуллина дәвам итә. Ул эшләгән чорда китапханә бинасы авария хәлендә калганга, 1987нче елда район җитәкчелеге Вахит авылындагы башлангыч мәктәп бинасында бүлмә бүлеп бирелә. Бүлмә зур булмаса да, Зөлфия Сәяр кызы анда үз укучылары өчен барлык шартларны да тудырда.

         Аннан соң китапханәдә бер ел чамасы  Асия Сәлимуллина хезмәт итә. Ә 1991нче елның апреленнән бүгенге көнгә кадәр Вахит авыл китапханәсен Сания Сәлимуллина җитәкләп килә. Шушы еллар эчендә китапханә вакытлыча медпункт, мәктәп биналарында да булып тора.

         Бүгенгесе көнне китапханә халык өчен бик уңайлы  авыл мәдәният йортында урнашкан. Анда эшли башлауга, Сания Лотфулла кызы үзенең һөнәри компетенцияләрнен камилләштерә башлый, укучылар белән эшләүнең яңа формаларын һәм ысулларын үзләштерә. Монда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә зур игътибар бирелә. Мәдәният йорты белән берлектә авыл халкы белән төрле чаралар үткәрә, яшүсмерләргә һәм яшьләргә зур игътибарын юнәлтә.

         Китапханәче зур дулкынлану һәм шатлык белән татар авторларының китапларын кабул итеп алды һәм алар укучылар йөрәгендә лаеклы урын табачакларына вәгъдә итте.

Шул ук көнне ун китаптан торган комплект Октябрь авыл китапханәсенә дә тапшырылды. Гүзәл Азизова да бүләкне зур рәхмәт белән кабул итте.

- Без бу күркәм традицияне дәвам итәчәкбез һәм иң беренче чиратта телебездә сөйләшүчеләр күбрәк яшәгән җирлекләргә игътибар итәчәкбез, чөнки китаплар татар телендә язылган. Әмма ел дәвамында барлык китапханәләрне дә колачларга тырышачакбыз, ди "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлфия Минһаҗева.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ак калфак книги в подарок

2
X